Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Гайсә, тауга менеп, Үзе сайлаганнарны янына чакыртып китертте. Болар – Үзе белән бергә булыр ѳчен, һәм аларны Яхшы хәбәр сѳйләргә, җеннәрне Аның вәкаләте белән куып чыгарырга дип кешеләр янына җибәрер ѳчен сайлаган унике кеше иде. Болар – Үзе белән бергә булыр ѳчен, һәм аларны Яхшы хәбәр сѳйләргә, җеннәрне Аның вәкаләте белән куып чыгарырга дип кешеләр янына җибәрер ѳчен сайлаган унике кеше иде. Менә ул унике шәкерт: Гайсә Петер дип атаган Шимун, Зебедәй улы Ягъкуб һәм аның энесе Яхъя, – Гайсә аларны «Боаниргес», ягъни «Күк күкрәү уллары» дип атады, Әндри, Филип, Бартулумай, Маттай, Томас, Һалфай улы Ягъкуб, Таддай, Кѳрәшүче Шимун һәм Гайсәгә хыянәт итәчәк Яһүд Искариот. Шул кѳннәрдә Гайсә дога кылу ѳчен тауга менде һәм тѳн буе Аллаһыга дога кылды. Иртәгесен шәкертләрен Үзе янына чакырды да алар арасыннан уникесен сайлап алды һәм аларны рәсүлләр дип атады. Ул Петер дип атаган Шимунны һәм аның энесе Әндрине, Ягъкубны һәм Яхъяны, Филипне һәм Бартулумайны, Маттайны һәм Томасны, Һалфай улы Ягъкубны һәм Кѳрәшүче кушаматлы Шимунны, Ягъкуб улы Яһүд һәм хыянәт итәчәк Яһүд Искариотны сайлап алды. Яхъя пәйгамбәрнең Гайсә турында әйткән сүзләрен ишетеп, Аның артыннан киткән икенең берсе Шимун Петернең энесе Әндри иде. Ул, иң элек абыйсы Шимунны табып, аңа:– Без Мәсихне очраттык, – диде һәм Шимунны Гайсә янына алып килде. (Мәсих – Май сѳртелгән Зат дигән мәгънәдә.) Гайсә исә, Шимунга карап:– Син, Яхъя улы Шимун: син Кифас дип аталырсың, – диде. (Кифас һәм Петер дигән исемнәр – кыя дигән мәгънәдә.) Икенче кѳнне Гайсә Гәлиләягә барырга булды. Әндри белән Петер кебек үк, Бәйтсайда шәһәреннән булган Филипне очратты һәм аңа:– Минем артымнан бар, – диде. Икенче кѳнне Гайсә Гәлиләягә барырга булды. Әндри белән Петер кебек үк, Бәйтсайда шәһәреннән булган Филипне очратты һәм аңа:– Минем артымнан бар, – диде. Филип, Натанаилне табып:– Без насаралы Йосыф улы Гайсәне очраттык. Аның хакында Муса канунда язган, шулай ук пәйгамбәрләр дә язганнар, – диде. Ләкин Натанаил аңа:– Насарадан нинди дә булса яхшы нәрсә чыгармы икән? – дип җавап бирде.– Барыйк, үзең күрерсең, – диде Филип. Гайсә, Үзенә таба якынлашып килүче Натанаилне күреп, аның хакында:– Менә чын исраилле, аңарда һичнинди мәкер юк, – диде. Натанаил Аннан:– Син мине каян беләсең? – дип сорады.– Мин, Филип сине чакырганчы ук, инҗир агачы тѳбендә күрдем, – дип җавап бирде Гайсә. – Остаз! Син – Аллаһы Улы! Син – Исраил Патшасы! – диде Аңа Натанаил. Кайтып җиткәч, үзләре тукталган ѳске каттагы бүлмәгә керделәр. Анда Петер, Ягъкуб, Яхъя, Әндри, Филип, Томас, Бартулумай, Маттай, Һалфай улы Ягъкуб, Шимун кѳрәшүче һәм Ягъкуб улы Яһүд бар иде.
Выбор основного перевода