Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Шуннан соң, хыянәт итәчәк Яһүд Аннан:– Остаз, мин түгелдер бит? – дип сорады.– Моны син үзең әйттең! – дип җавап бирде Гайсә. Гайсәгә хыянәт иткән Яһүд, Аның үлемгә тартылганын белгәч, эшләгән эшенә үкенеп, баш руханиларга һәм аксакалларга утыз кѳмеш тәңкәне кайтарып бирде һәм: Хыянәтче: «Мин кемне үпсәм, шул Гайсә булыр. Аны кулга алып, ышанычлы сак астында алып китегез», – дип, алар белән алдан ук сүз куешкан иде. Маттайны һәм Томасны, Һалфай улы Ягъкубны һәм Кѳрәшүче кушаматлы Шимунны, Әмма арагызда иман итмәүчеләр дә бар, – дип әйтте.Чѳнки Гайсә кемнең иман итмәвен һәм кемнең Үзенә хыянәт итәчәген баштан ук белде. Шунда Гайсәнең шәкертләреннән берсе – Аңа хыянәт итәчәк Яһүд Искариот: Үзенә кемнең хыянәт итәчәген белгәнгә, Ул: «Сезнең барыгыз да чиста түгел», – диде. Гайсә, җавап биреп:– Мин бер сынык икмәкне кемгә манып бирсәм, ул – шул, – диде һәм, бер сынык икмәкне манып, Шимун Искариот улы Яһүдкә бирде. Гайсә шәкертләре белән еш кына шунда җыелганлыктан, ул урынны Аңа хыянәт итәчәк Яһүд тә белә иде. Алар Аңа:– Насаралы Гайсәне, – дип җавап бирделәр.Гайсә аларга:– Ул – Мин, – диде.Хыянәтче Яһүд тә алар белән шунда тора иде.
Выбор основного перевода