Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Ләкин сезгә әйтәм: хѳкем кѳнендә Сәдүм җиренә сиңа караганда җиңелрәк булыр. Сезгә әйтәм: кыямәт кѳнендә ул шәһәргә караганда Сәдүм шәһәренә җиңелрәк булыр. Алар, хәйләләп, тол хатыннарның йортларын үзләренә алалар, кешеләр күрсен дип, озак итеп дога кылалар; мондыйлар тагын да катырак хѳкем ителәчәкләр. Ул, дәһриләр белән киләчәктә ни буласын кисәтүче сабак итеп, Сәдүм һәм Гамура шәһәрләрен ут белән кѳлгә әйләндереп хѳкем иткән. Шул фәрештәләр кебек фәхешлеккә һәм бәдәни бозыклыкка бирелгән Сәдүм белән Гамура шәһәрләре һәм алар тирәли урнашкан шәһәрләр дә, барысына да кисәтүче гыйбрәт булып, мәңгелек ут җәзасын кичерәләр.
Выбор основного перевода