Алар һәр кѳн даими рәвештә бердәм күңел белән Аллаһы Йортында булдылар, ѳйләрендә Аллаһыны мактап, шат һәм күндәм күңелдән икмәк сындырып, ризыкны бергәләп ашадылар. Бар халык аларны яратты, Раббы исә коткарылучыларның санын һәр кѳн саен арттырып торды.
Һәр кѳн Аллаһы Йортында һәм ѳйләрдә Яхшы хәбәрне – Гайсәнең Мәсих икәнлеге хакында сѳйләүләрен һәм ѳйрәтүләрен дәвам иттеләр.