Ул кешеләргә чирәмгә утырырга кушып, биш икмәкне һәм ике балыкны алды да, күккә карап, шѳкрана кылды һәм, икмәкләрне сындыргалап, шәкертләренә бирде, ә алар исә халыкка ѳләштеләр.
Аннары Гайсә икмәк алды һәм, шѳкрана иткәннән соң, аны сындырды һәм шәкертләренә бирде.– Бу – Минем сезнең ѳчен бирелә торган тәнем. Мине искә алу ѳчен шулай эшләгез, – диде Ул.
Гайсә якынрак килеп икмәкне алды һәм аларга ѳләште, шулай ук балыкны да алып аларга бирде.