Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
От Луки
Параллельные места
Ниһаять, унбер шәкерте ашап утырган чакта, Гайсә аларга да күренде. Ышанмаганнарына һәм күңелләре каты булуына Ул аларны шелтәләде, чѳнки алар үледән терелеп торган Гайсәне күрүчеләргә ышанмадылар. Шәкертләре шул ук кѳнне кич белән, яһүдләрдән куркып, йорт ишекләрен бикләп җыелып утырганда, Гайсә килеп керде һәм, уртага басып, аларга:– Сезгә иминлек булсын! – диде. Гайсә килгәндә уникенең берсе, Игезәк кушаматлы Томас, алар белән түгел иде. Алар һәрвакыт бердәм рәвештә дога кылуда булдылар. Кайбер хатыннар, Гайсәнең анасы Мәрьям һәм Аның энеләре дә алар белән иделәр.
Выбор основного перевода