Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
От Луки
Параллельные места
Шуңа күрә, барыгыз һәм бѳтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз. Аларны Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән суга чумдырыгыз – Һәркайсыгыз, гѳнаһларыгыз кичерелсен ѳчен, тәүбә итеп, Гайсә Мәсих исемендә чумдырылу йоласын үтегез, һәм сез Аллаһының бүләген – Изге Рухны кабул итәрсез. Исраилгә тәүбә итү һәм гѳнаһлары кичерелү мѳмкинлеген бирү ѳчен, Аллаһы Аны Хаким һәм Коткаручы итеп Үзенең уң ягына күтәрде. Шулай итеп, туганнар, сезгә мәгълүм булсын: Гайсә аркылы сезгә гѳнаһларыгызның кичерелүе игълан ителә. Сез Муса кануны аша аклана алмаган барлык гѳнаһлардан иман итүче һәркем Аның аркылы Аллаһы тарафыннан акланыр. Шулай итеп, хакыйкатьне белмичә яшәгән заманнарны Аллаһы гаеп итмәде, ләкин хәзер Ул бѳтен җирдәге барлык кешеләргә тәүбә итәргә әмер бирә. Иман серенең бѳек булуы бәхәссез: Ул тәндә пәйда булды, Изге Рух тарафыннан хак дип күрсәтелде, Аны фәрештәләр күрде, Ул халыклар арасында вәгазьләнде, Дѳньяда иман белән кабул ителде, Дан белән күккә ашты. Җирдә яшәүче һәр милләткә, кабиләгә, телгә һәм халыкка игълан итү ѳчен мәңгелек Яхшы хәбәре булган, югары күктә очып барган башка фәрештәне күрдем.
Выбор основного перевода