– Бу – Гайсә, Гәлиләядәге Насарадан пәйгамбәр, – дип җавап бирде халык.
Алар Аңа:– Кемдер Чумдыручы Яхъя ди, башкалары исә Ильяс, ә кайберләре, борынгы пәйгамбәрләрнең берсе терелгән дип исәплиләр, – дип җавап бирделәр.
Исраил ирләре! Бу сүзләрне тыңлагыз: белгәнегезчә, Аллаһы сезнең арагызда Гайсә аркылы кодрәтле эшләр, могҗизалар, галәмәтләр кылды һәм шул эшләре белән насаралы Гайсәнең сезнең ѳчен билгеләнгән Зат икәнен исбат итте.