Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
От Луки
Параллельные места
Мин Атадан сораячакмын, һәм Ул сезгә бүтән Яклаучы-Юатучы бирәчәк, Ул Яклаучы мәңге сезнең белән булачак. Мин Атадан сезгә Яклаучы-Юатучы җибәрәчәкмен. Ул – Атадан чыккан хакыйкать Рухы – килгәч, Минем хакта шаһитлек бирәчәк. Әмма Мин хак сүз әйтәм: Минем китүем сезнең ѳчен хәерлерәк. Чѳнки Мин китмәсәм, сезгә Яклаучы-Юатучы килмәячәк, ә китсәм, Мин Аны сезгә җибәрәчәкмен. Рәсүлләр белән ашап утырганда, Гайсә аларга шундый боерык бирде: – Иерусалимнан китмәгез, Ата вәгъдә иткән бүләкне кѳтегез. Мин сезгә ул турыда сѳйләгән идем. Әмма сез үзегезгә Изге Рух иңгәннән соң кодрәт алачаксыз һәм Иерусалимда, бѳтен Яһүдиядә, Самареядә һәм, хәтта дѳньяның читенә кадәр барып җитеп, һәркайда Миңа шаһит булачаксыз. Илленче кѳн бәйрәме җиткәндә иман итүчеләр барысы бергә бер урында иделәр. Барысы да Изге Рух белән сугарылдылар һәм Изге Рух биргән сүзләр белән башка телләрдә сѳйли башладылар.
Выбор основного перевода