Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
От Луки
Параллельные места
Шуннан соң алар, ѳйләренә кайтып, Гайсәнең гәүдәсенә сѳртү ѳчен бәлзәм һәм хуш исле майлар әзерләделәр; һәм Муса канунында кушылганча, шимбә кѳнне ял иттеләр. Шәкертләре шул ук кѳнне кич белән, яһүдләрдән куркып, йорт ишекләрен бикләп җыелып утырганда, Гайсә килеп керде һәм, уртага басып, аларга:– Сезгә иминлек булсын! – диде. Атнаның беренче кѳнендә икмәк сындырып ашау ѳчен бергә җыелдык. Паул иман итүчеләр белән әңгәмә корып утырды һәм, икенче кѳнне китәргә ниятләгәнгә күрә, әңгәмәне тѳн уртасына кадәр дәвам итте. Мин яныгызга килгәч, сез иганә җыеп йѳрмәс ѳчен, сезнең һәрберегез атнаның беренче кѳнендә, хәленә күрә, табышының бер ѳлешен аерып куйсын һәм сакласын.
Выбор основного перевода