Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
От Луки
Параллельные места
Шул вакыттан алып, Гайсә шәкертләренә Үзенең Иерусалимга барырга һәм анда аксакаллар, баш руханилар һәм канунчылар тарафыннан күп газапларга дучар ителергә, анда үтерелергә, әмма ѳченче кѳнне терелтеп торгызылырга тиешлеге хакында ачык итеп сѳйли башлады. – Әллә сез һаман тѳшенмәдегезме? – диде Гайсә. Ул:– Адәм Улы күп газаплар чигәргә, аксакаллар, баш руханилар һәм канунчылар тарафыннан кире кагылырга, үтерелергә әмма ѳченче кѳнне терелтеп торгызылырга тиеш, – диде. Ләкин алар аңламадылар. Бу сүзләрнең мәгънәсе алардан яшерелгән иде, шуңа күрә тѳшенмәделәр. Ә Гайсәдән сорарга курыктылар. Гайсә, унике шәкертен янына чакырып алып, аларга әйтте:– Без Иерусалимга менеп барабыз, һәм пәйгамбәрләр тарафыннан Адәм Улы хакында язылганнарның барысы да тормышка ашачак. Ул Муса язмаларыннан башлап, барлык пәйгамбәрләрнең язмаларына кадәр бѳтен Изге язмадагы Үзе хакында әйтелгән урыннарны аңлатып бирде.
Выбор основного перевода