Әмма Гайсә эндәшмәде. Шуннан соң иң баш рухани Аңа:– Сине тере Аллаһы исеме белән әйтергә ѳндимен, әйт безгә: Син – Мәсих, Аллаһы Улымы? – диде.
Гайсә аңа:– Моны син үзең әйттең. Хәтта Мин сезгә әйтәм: Адәм Улының Кодрәт Иясенең уң ягында утыруын һәм күк болытлары ѳстендә килүен күрерсез, – дип әйтте.
Әмма Гайсә эндәшмәде, бернәрсә җавап бирмәде. Иң баш рухани Аннан тагын сорады:– Син – Мәсихме, мѳбарәк Аллаһының Улымы?
– Әйе, Мин, – дип җавап кайтарды Гайсә, – һәм сез Адәм Улының Кодрәт Иясенең уң ягында утыруын һәм күк болытлары белән килүен күрерсез.
– Сез Минем мәңге бар икәнемә ышанмасагыз, үз гѳнаһларыгыз белән үләрсез. Шуңа күрә Мин сезгә: «Сез гѳнаһларыгыз белән үләрсез», – дидем.
Гайсә әйтте:– Син Аны күрдең. Хәзер синең белән Ул сѳйләшә.
Гайсә аларга болай дип җавап бирде:– Мин сезгә әйттем, ә сез ышанмыйсыз. Атам исеменнән кылган гамәлләрем Минем хакта шаһитлек бирәләр.