Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Ѳченче кѳнне Гәлиләя ѳлкәсенең Кәна шәһәрендә туй булды. Туйга Гайсәнең анасы да килде. Гайсә дә Үзенең шәкертләре белән шул туйга чакырылган иде. Шәраб җитмәгәч, Гайсәнең анасы Аңа:– Аларның шәраблары беткән, – диде. – Син ни ѳчен моны Миңа әйтәсең? Минем әле вакытым килеп җитмәде, – диде Гайсә аңа. Анасы хезмәтчеләргә:– Ул сезгә нәрсә әйтсә, шуны эшләгез, – диде. Анда, яһүдләрнең йоласы буенча, пакьләнү ѳчен куелган ике яки ѳч үлчәү су сыйдырышлы алты таш чүлмәк бар иде. Гайсә хезмәтчеләргә:– Чүлмәкләрне су белән тутырыгыз, – дип әйткәч, алар чүлмәкләрне мѳлдерәмә итеп тутырдылар. Шуннан соң Гайсә аларга:– Инде чумырып алыгыз да туй башлыгына илтеп бирегез, – диде.Алар илтеп бирделәр. Туй башлыгы шәрабның кайдан икәнен белми иде. Бу турыда суны чумырып алган хезмәтчеләр генә белә иде. Туй башлыгы, шәрабка әйләнгән суны татып карагач, кияүне үз янына чакырып алып: – Башта һәркем яхшы шәраб бирә, ә инде җитәрлек эчелгәч, начаррагын китерә; ә син яхшы шәрабны иң соңга калдыргансың, – диде. Шулай итеп, Гәлиләянең Кәна шәһәрендә могҗизалы галәмәтләрен башлап җибәреп, Гайсә Үзенең данын күрсәтте, һәм шәкертләре Аңа иман китерделәр. Гайсә Кәпәрнаумга килгәч, Аннан ярдәм сорап, йѳзбашы килде: – Әфәнде! Минем хезмәтчем ѳйдә параличтан бик нык газапланып ята. Халыкка әйтәсе сүзләрен сѳйләп бетергәннән соң Гайсә Кәпәрнаумга килде. Бер йѳзбашының үзе бик ихтирам иткән хезмәтчесе авырып үлем хәлендә ята иде. Йѳзбашы, Гайсә турында ишеткәч, килеп хезмәтчемне коткарсын иде, дигән үтенеч белән яһүдләрнең аксакалларын Гайсә янына җибәрде.
Выбор основного перевода