Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Чѳнки ялган мәсихләр һәм ялган пәйгамбәрләр килерләр, әгәр килеп чыкса, сайланганнарны алдау ѳчен, галәмәтләр һәм могҗизалар күрсәтерләр. Шуннан, яһүдләр Гайсәдән:– Болай эшләргә хокукың барлыгын безгә нинди галәмәт белән исбат итә аласың? – дип сорадылар. Күрсәтермен югарыда – күктә могҗизалар, Ә түбәндә – җирдә галәмәтләр. Кан һәм ут, һәм куе тѳтен булыр: Исраил ирләре! Бу сүзләрне тыңлагыз: белгәнегезчә, Аллаһы сезнең арагызда Гайсә аркылы кодрәтле эшләр, могҗизалар, галәмәтләр кылды һәм шул эшләре белән насаралы Гайсәнең сезнең ѳчен билгеләнгән Зат икәнен исбат итте. Рәсүлләр аркылы күп могҗизалар һәм галәмәтләр күрсәтелде, һәм бу һәркемнең күңелендә курку хисе уятты. Кулыңны суз һәм Изге Хезмәтчең Гайсә исеме белән савыктыр, галәмәтләр һәм могҗизалар күрсәт. Чѳнки яһүд булмаганнарны Аллаһыга буйсынучан итү ѳчен, Мәсих минем аша гамәл кылганнардан башка нәрсәләр хакында һичнәрсә сѳйләргә батырчылык итмәм. Ул боларны сүз һәм эш белән, галәмәтләр һәм могҗизалар кѳче ярдәмендә, Аллаһы Рухының кодрәте белән башкарды. Мин Иерусалимнан Иллүрикүн ѳлкәсенә кадәр йѳреп, Мәсих хакындагы Яхшы хәбәрне тулысынча җиткердем. Аллаһы Үзе дә моны безгә галәмәтләр, могҗизалар вә тѳрле кодрәтле гамәлләр кылып, Изге Рухтан килгән бүләкләрне Үз ихтыяры буенча бүлеп бирү юлы белән исбат итте.
Выбор основного перевода