Яхшы җимеш китерер ѳчен агачның яхшы булуы кирәк. Әгәр агач начар икән, җимешләре дә начар булыр. Җимешенә карап, агачы беленә.
Хатын исә:– Минем ирем юк, – дип җавап бирде.Гайсә аңа:– Ирем юк, дип син дѳресен әйттең,
чѳнки синең биш ирең булган, ә инде хәзергесе сиңа ир түгел. Син моны дѳрес әйттең, – диде.
Әнә Ул ачыктан-ачык сѳйли, ә алар Аңа бер сүз дә әйтмиләр: әллә Аны чыннан да Мәсих дип уйлыйлар микән?
Халык арасында исә, күп кешеләр Аңа иман китерделәр һәм:– Мәсих килгәч, бу Зат күрсәткәннән дә күбрәк илаһи билгеләр күрсәтер микән? – диештеләр.