Гайсә аңа:– Синең белән сѳйләшүче Мин – ул Үзе, – диде.
Бәйрәмнең соңгы, бѳек кѳнендә Гайсә торып басты һәм кѳчле тавыш белән әйтте:– Сусаган кеше Минем янга килсен һәм эчсен.
Миңа иман итүченең, Изге язмада әйтелгәнчә: «күңел түреннән елгалар булып тереклек суы агачак».
Ул миңа әйтте: «Гамәлгә ашты! Мин – Альфа һәм Омега, Башы һәм Ахыры. Сусаучыга Мин тереклек суы чишмәсеннән эчәргә бушлай бирәм.
Рух та, кәләш тә: «Кил!» – диләр. Һәм ишетүче дә: «Кил!» – дип әйтсен. Сусаучы килсен, теләгән кеше тереклек суын бушлай алсын.