Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
– Мин Исраил халкының югалган сарыкларына гына җибәрелгән идем, – дип җавап бирде Гайсә. Сез – пәйгамбәрләрнең варислары. Аллаһы Ибраһимга: «Җир ѳстендә барлык кабиләләр синең нәселең аша фатиха алачак», – дип әйтеп, аталарыгызга васыять кылды. Сез – шушы васыятьнең мирасын кабул итүчеләр. Аллаһы сезнең һәркайсыгызны яман эшләрегездән кире кайтарырга һәм фатиха бирергә тели. Шуның ѳчен Ул Үзенең Хезмәтчесен күтәрде һәм Аны иң элек сезгә җибәрде. Шулай булгач, кайберәүләр Аллаһыга тугрылыклы булмаган икән, ни булыр? Аларның тугры булмаулары Аллаһының тугрылыклыгын юкка чыгарырмы? чѳнки Аллаһы бер, Ул яһүдләрне иман белән һәм яһүд булмаганнарны иман аша аклый. Чѳнки Аллаһының бѳтен вәгъдәләре Гайсә Мәсихтә «әйе» дип раслана, һәм без Аллаһыны данлау ѳчен әйтә торган «амин» да Аның аша әйтелә.
Выбор основного перевода