Иминлек бирүче Аллаһы шайтанны тиздән аякларыгыз астында изәчәк. Раббыбыз Гайсәнең мәрхәмәте сезнең белән булсын!
Ниһаять, имандашлар, сау булыгыз. Камиллеккә омтылыгыз, бер-берегезне рухландырыгыз, бер фикердә булыгыз, тату яшәгез: мәхәббәт һәм иминлек Аллаһысы сезнең белән булыр.
Нәрсәгә ѳйрәндегез, миннән нәрсә кабул иттегез һәм ишеттегез, миндә нәрсә күрдегез – боларның барын да тырышып башкарыгыз һәм иминлек Аллаһысы сезнең белән булыр.
Мәңгелек килешүне раслаучы кан аркасында Раббыбыз Гайсәне, сарыкларның бѳек Кѳтүчесен, тынычлык Аллаһысы үледән терелтте.