Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Аның аркылы һәм Аның исеме хакына без, бар халыклар арасындагы кешеләрне Аллаһыга итагатькә һәм иманга китерү ѳчен, мәрхәмәт һәм рәсүллек алдык. Аллаһы биргән мәрхәмәт ярдәмендә сезнең һәрберегезгә әйтәм: үзегез хакында тиешлесеннән артык уйламагыз; бәлки һәрберегез, Аллаһы биргән иман микъдарынча, аек фикерле булыгыз. Аллаһы куәтенең хәрәкәте белән Ул биргән мәрхәмәт аркылы мин Яхшы хәбәр тарату эшендә хезмәтче булдым. Миңа, барлык изгеләр арасында иң әһәмиятсезенә, мондый бүләк – Мәсихнең чиксез байлыгын башка халыкларга белдерү
Выбор основного перевода