Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Изгеләр ѳчен җыела торган иганәгә килгәндә, мин Гәләтиядәге иман итүчеләр бердәмлекләренә нинди күрсәтмә биргән булсам, сез дә шул рәвешчә эшләгез. Имандашлар, сезгә Македуниядәге иман итүчеләр бердәмлекләренә бирелгән Аллаһы мәрхәмәте хакында сѳйләргә телибез. чѳнки мин тырышлыгыгызны беләм һәм, Ахаядә ярдәм инде үткән елдан бирле үк әзерләнгән дип, македуниялеләр алдында сезнең белән мактанам. Сезнең тырышлыгыгыз аларны дәртләндерде. Чѳнки сез башкарган бу хезмәт, изгеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндереп кенә калмыйча, бик күпләрнең Аллаһыга рәхмәтләрен дә мул иттерер. Шулай итеп, сез Македуния һәм Ахая ѳлкәләрендә яшәүче барлык иман итүчеләргә үрнәк булдыгыз. Раббының сүзе сезнең аркылы Македуния һәм Ахая ѳлкәләрендә генә ишетелеп калмаган, сезнең Аллаһыга иман итүегезне һәркайда беләләр. Шуңа күрә безгә тагын нәрсәдер сѳйләргә кирәк тә түгел.
Выбор основного перевода