Чѳнки чын сѳннәтлеләр – без, тән йолаларына ышанучылар түгел, бәлки Аллаһыга Рухы белән гыйбадәт кылучылар һәм Мәсих Гайсә белән горурланучылар.
Шуңа күрә, Үзен корбан итеп, халыкның гѳнаһларын йолар ѳчен, Аллаһыга хезмәт итүдә рәхим-шәфкатьле вә тугрылыклы Баш Рухани булыр ѳчен, Гайсә бар нәрсәдә Үзенең туганнарына охшарга тиеш булды.
Һәр баш рухани, кешеләр арасыннан сайланып, Аллаһыга хезмәт итү ѳчен кешеләрнең вәкиле итеп куела; һәм ул, кешеләрнең гѳнаһлары ѳчен, Аллаһыга бүләк вә корбаннар бирә.