Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Аллаһы безне дәһшәтле үлемнән коткарды һәм коткарачак, безнең ѳчен кылган догаларыгыз белән безгә сез дә ярдәм иткәнгә күрә, Аның киләчәктә дә коткарачагына ѳмет баглыйбыз. Шулай итеп, күпләрнең ялваруларына җавап итеп безгә бирелгән мәрхәмәт бүләге хакына күпләр безнең ѳчен Аллаһыга рәхмәт укыйлар. Изге Рух исә мәхәббәт, шатлык, иминлек, сабырлык, игелек, яхшылык, ышаныч, басынкылык, үз-үзеңне тота белүне тудыра. Мондыйларга каршы бернинди канун юк. Нәрсә генә булмасын, Мәсих турындагы Яхшы хәбәргә лаеклы булып яшәгез. Шулай итсәгез, сезгә киләмме яки сезнең турыда ишетәмме, сезнең, бер тында нык торып, Яхшы хәбәргә иман хакына кулга-кул тотынып кѳрәшүегезне белермен. Бер үк вакытта, Мәсих сере турында игълан итү ѳчен Аллаһы безгә ишек ачсын дип, безнең ѳчен дә дога кылыгыз – мин менә шуның ѳчен тоткынлыкта бит. Сездән килгән Эпафрас, Мәсих Гайсә колы, сәлам тапшыра. Аллаһының бар ихтыярында җитлеккән булуыгыз һәм иманда торуыгыз ѳчен ул һәрвакыт сезнең ѳчен бик тырышып дога кыла. Әйтелгәннәргә ѳстәп, сездән сорыйбыз, туганнар, безнең ѳчен дога кылыгыз: сездәге кебек, башка җирләрдә дә Раббының сүзе тиз таралсын һәм ихтирам ителсен.
Выбор основного перевода