Менә шуңа күрә Мин аларга кинаяле хикәяләр кулланып сѳйлим: алар бит карыйлар, әмма күрмиләр, тыңлыйлар, әмма ишетмиләр һәм тѳшенмиләр.
Шулай Ишагыйянең пәйгамбәрлек сүзләре аларда тормышка ашты:«Тыңлап-тыңлап та, аңламассыз,Карап-карап та, күрмәссез.
«Аллаһыга борылып кичерелмәсеннәр ѳчен,Карап-карап та, күрмәсеннәр,Тыңлап-тыңлап та, аңламасыннар».
Ул аларга:– Аллаһы Патшалыгының серләрен белү сезгә бирелгән, ә башкаларга, караганда күрмәсеннәр, тыңлаганда тѳшенмәсеннәр ѳчен, кинаяле хикәяләр белән сѳйлим.
«Ул аларның күзләрен күрмәс итте,йѳрәкләрен таш кебек катырды;Югыйсә алар күзләре белән күрерләр,йѳрәкләре белән аңларлар,Миңа таба борылырларһәм Мин аларны савыктырыр идем».