Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Ул Миндәге җимеш бирми торган һәр ботакны кисеп ташлый һәм, күбрәк җимеш бирсен ѳчен, җимеш бирә торган һәр ботакны чистарта. Миндә торыгыз, һәм Мин сездә торырмын. Йѳзем агачында булмаган ботак үзеннән үзе җимеш бирә алмаган кебек, Миндә тормасагыз, сез дә җимеш бирә алмассыз. Мин игълан иткән Яхшы хәбәр сүзләрен тотсагыз, котыласыз. Югыйсә, юкка гына иман китергән булып чыгасыз. Ә Мәсих Аллаһы йорты ѳчен җаваплы Угыл буларак тугрылыклы; Аның йорты исә – без, әгәр дә инде кыюлыкны вә ѳметкә ышанычыбызны ахырга кадәр сакласак. Чѳнки без барыбыз да, әгәр дә ахырга кадәр баштагы ышанычыбызга нык тотынсак, Гайсә белән бер үк юлдан барачакбыз.
Выбор основного перевода