Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
берәүләр кылыч белән үтереләчәк, кайберәүләрне әсир итеп барлык илләргә алып китәчәкләр; һәм, мәҗүсиләрнең вакыты үткәнче, алар Иерусалимны таптаячак. Минем бу утардан булмаган башка сарыкларым да бар. Мин аларны да алып килергә тиеш. Алар Минем тавышымны ишетәчәкләр. Бер кѳтү һәм бер кѳтүче булачак. Шулай итеп, Аллаһы Үзе теләгән кешегә шәфкать күрсәтә һәм Үзе теләгән кешене үҗәт итә. Бер-берегез белән килешеп яшәгез; тәкәббер булмагыз, бәлки гади кешеләр белән аралашыгыз; үзегезне акыллыга санамагыз. Ә без Аллаһының дѳнья яратылганчы ук даныбыз ѳчен билгеләнгән, яшерен серле зирәклеге турында сѳйлибез. Шул зирәклекне бу дѳньядагы бер генә хаким дә танымады. Әгәр танысалар, данлыклы Раббыны хачка кадакламаган булырлар иде. Әмма Изге язмада болай дип язылган: «Аллаһы Үзен яратучыларга нәрсә әзерләгәнен һичбер күз күрмәгән, һичбер колак ишетмәгән һәм һичбер кешенең йѳрәге бу турыда уйлап карамаган». Ә моны Аллаһы безгә Үзенең Рухы аша ачты, чѳнки Рух һәрнәрсәне, хәтта Аллаһының тирәнлекләрен дә тикшерә. Инде кыскача язып киткәнемчә, Аллаһы миңа серен ачып, Үзенең ниятен белдерде. Сез, язганнарымны укып, Мәсихнең серен ни рәвешле аңлавымны күз алдына китерә алырсыз. Әүвәлге заманнарда бу сер кешеләргә мәгълүм ителмәде. Хәзер исә Аллаһы аны Рух аркылы изге рәсүлләренә һәм пәйгамбәрләренә ачып бирде. һәм Аллаһы серенең ничек тормышка ашуын һәммәсенә ачыклау хѳрмәте бирелде. Һәрнәрсәне бар иткән Аллаһы бу серне иң баштан ук яшереп тоткан иде.
Выбор основного перевода