Ә Паул һәм Барнаб исә кыюлык белән: – Аллаһы сүзе иң элек сезгә игълан ителергә тиеш иде, – диделәр. – Әмма сез аны кире кагасыз һәм шуның белән үзегезне мәңгелек тормышка лаек түгел итәсез. Шуңа күрә без башка халыкларга таба борылабыз.
Һәм яңадан сорыйм: әллә Исраил халкы аңламады микән? Беренче булып Муса җавап бирә: «Мин сездә халык дип атап булмаган халык аркылы кѳнчелек уятачакмын, аңсыз халык аркылы сездә ачу кузгатачакмын».