Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Шулай итеп, элекке тормышыгызны исегезгә тѳшерегез. Сезне, тумышыгыз белән яһүд милләтеннән булмаганнарны, үзләре тән йоласын үтәп, «сѳннәткә утыртылганнар» дип аталучы кешеләр сезне «сѳннәтсезләр» дип атыйлар иде. Ул чакта сез Мәсихсез, Исраил җәмгыятеннән читтә, Аллаһы Үз халкына биргән вәгъдәгә нигезләнгән килешүләрдән ерак, бу дѳньяда ѳметсез һәм Аллаһысыз идегез. Ул вакытта сез Аллаһыдан ерак идегез, ә хәзер Мәсих Гайсәдә, Аның каны аркылы, Аллаһыга якынлаштыгыз. Чѳнки Мәсих безгә татулык алып килде, Ул яһүдләрне һәм яһүд булмаганнарны да бер итте, Үз тәне белән аларны аерып торучы дошманлык киртәсен җимерде. Ул канунны әмерләре һәм кагыйдәләре белән бергә гамәлдән чыгарды. Аның максаты болай иде: Үзендә бу ике тѳркемнән яңа бер халык булдыру һәм шуның белән татулык урнаштыру, Үзенең хачтагы үлеме белән араларындагы дошманлыкны юкка чыгарып, хач аша икесен бер тәндә Аллаһы белән татулаштыру. Шулай итеп, сезгә, Аллаһыдан ерактагыларга, шулай ук Аллаһыга якын булганнарга да Мәсих килеп, татулык турында Яхшы хәбәр игълан итте. Чѳнки Аның аша безнең икебезнең дә, ягъни яһүд һәм яһүд булмаганнарның, бер Рух белән Ата каршына бару юлыбыз бар. Шулай итеп, сез инде – читләр һәм килмешәкләр түгел, бәлки Аллаһы халкының милләттәшләре һәм Аның гаиләсендәгеләр.
Выбор основного перевода