Петер бу нотыгын сѳйләгән вакытта ук тыңлаучыларның барысына да Изге Рух иңде.
Шулай итеп, кешеләргә иман Яхшы хәбәрне ишетүдән килә, ә ишетү – Мәсих турындагы Яхшы хәбәрдән туа.
Хәзер исә әгъзалар күп, әмма тән бер генә.
Минем рәсүллек дәлилләре – галәмәтләр, могҗизалар һәм кодрәтле эшләр – сездә зур сабырлык белән күрсәтелде.
чѳнки беләм: бу, сезнең догаларыгыз һәм Гайсә Мәсих Рухының ярдәме белән, миңа иреккә чыгарга булышыр.