Ә Аны кабул итеп, Аңа иман китерүчеләргә Ул Аллаһы балалары булырга хокук бирде.
Аллаһы Рухы йѳрткән кешеләрнең һәммәсе дә – Аллаһы балалары.
Чѳнки сез, коллыкка тѳшереп, сезне кабат куркынып яшәүгә китерүче рухны түгел, бәлки үзегезне Аллаһы балалары итүче Рухны кабул иттегез. Һәм Аның белән: «Абба, Әти», – дип Аллаһыга мѳрәҗәгать итәбез.
Изге Рух Үзе, рухыбыз белән бергә, безнең Аллаһы балалары булуыбызны раслый.
Әгәр Аның балалары икәнбез, варислары да – без, димәк, Мәсих белән бергә Аллаһы вәгъдә иткәннәргә ия булабыз. Чѳнки без Мәсих белән бергә михнәт чигәбез икән, Аның данын да уртаклашырбыз.