Иске килешүгә караганда Гайсә Арадашчы булган яңа килешү әйбәтрәк булган кебек, Аңа тапшырылган хезмәт җирдәге руханилар хезмәтеннән әйбәтрәк. Яңа килешү әйбәтрәк, чѳнки ул әйбәтрәк вәгъдәләргә нигезләнгән.
Шуңа күрә Мәсих, иске килешү вакытында кылынган гѳнаһлардан кешеләрне Үз үлеме белән коткарып, Аллаһы тарафыннан чакырылганнар вәгъдә ителгән мәңгелек мирасны ала алсыннар ѳчен, яңа килешүне Урнаштыручы булды.