Суга чумдырылу йоласын үтәп, Мәсих Гайсәгә чумдырылган һәммәбезнең дә Аның үлеменә чумдырылуы турында беләсездер.
Шулай итеп, Атаның бѳек кодрәте белән Мәсих үледән терелтелгән кебек, яңа тормыш белән яшәү ѳчен, чумдырылу йоласы аша без Аның үлемен уртаклаштык һәм Аның белән бергә күмелдек.