Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
чѳнки тормыш бирүче Рухның кануны Мәсих Гайсә аркылы сине гѳнаһ вә үлем кануныннан азат итте. Кешелек табигате кѳчсез булганга, канун башкара алмаганны Аллаһы Үзе башкарды. Гѳнаһлы кешегә охшашлы рәвештә, Ул Үзенең Улын гѳнаһ ѳчен корбан итәргә җибәреп, кешедә гѳнаһны хѳкем итте. Аллаһы моны канунның гадел таләпләре бездә, кешелек табигатебез буенча түгел, бәлки Рух буенча яшәүчеләрдә, гамәлгә ашсын ѳчен эшләде. Әгәр дә инде Мәсих аша бирелгән аклануга омтылып та, без үзебез үк гѳнаһлылар булып чыксак, бу очракта Мәсих – гѳнаһ хезмәтчесемени? Һич тә алай түгел! Аллаһының мәрхәмәтен кире какмыйм. Әгәр кеше канун аркылы хак санала икән, ул чакта Мәсих юкка гына үлгән булып чыга.
Выбор основного перевода