Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Минем бу утардан булмаган башка сарыкларым да бар. Мин аларны да алып килергә тиеш. Алар Минем тавышымны ишетәчәкләр. Бер кѳтү һәм бер кѳтүче булачак. Яһүдләр белән яһүд булмаганнар арасында аерма юк, чѳнки бер Раббы – барысының да Раббысы. Аңа мѳрәҗәгать итүчеләрнең һәммәсе ѳчен дә Ул юмарт. Һәркем Аллаһыга чакырылганда нинди хәлдә булса, шулай кала бирсен. Аллаһыга чакырылганда син кол идеңме? Бу сине борчымасын, әмма азат була алсаң, бу мѳмкинлектән файдалануың яхшырак. Чѳнки Раббы тарафыннан чакырылган кол – Аның ирекле кешесе. Ә хѳр хәлдә чакырылган кеше – Мәсихнең колы. Сез кыйбат хакка сатып алындыгыз, шуңа күрә кешеләрнең коллары булмагыз. Имандашлар, Аллаһыга нинди хәлдә чакырылган булсагыз, шул хәлдә калыгыз.
Выбор основного перевода