Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Шулай итеп нәрсә? Безнең хәлебез яһүд булмаганныкылардан яхшыракмы? Һич тә юк; чѳнки без инде ачык күрсәттек: яһүдләр дә, яһүд булмаганнар да – барысы да гѳнаһ хакимлеге астында. Изге язмада язылганча: «Бер тәкъва кеше дә юк, бер генә дә. Акылга ия булучы беркем дә юк, Аллаһыны эзләми беркем дә. Барысы да Аллаһыдан читләштеләр һәм Аңа яраксыз булдылар; яхшылык эшләүче юк, берәү дә юк. Аларның бугазлары – ачык кабер, иреннәрендә елан агуы, телләре белән алдыйлар, аларның авызы ләгънәт һәм әрнү белән тулы. Аларның аяклары кан түгү ѳчен җитез, алар булып узган җирдә бары җимерек һәм һәлакәт кенә кала. Алар иминлек юлын белмиләр. Аллаһыны хѳрмәт итү турында уйлап та карамыйлар». Ә без беләбез: үзен акларга дип авызын да ачмасын ѳчен һәм бар дѳнья Аллаһы каршында гаепле булсын ѳчен, канун нәрсә дә булса сѳйли икән, ул канун хакимлеге астында булганнарга сѳйли,
Выбор основного перевода