Шунда Гайсә аларга әйтте:– Әй сез, аңсызлар, пәйгамбәрләрнең әйткән барлык сүзләренә акрын инанучылар!
– Һәркайсыгыз, гѳнаһларыгыз кичерелсен ѳчен, тәүбә итеп, Гайсә Мәсих исемендә чумдырылу йоласын үтегез, һәм сез Аллаһының бүләген – Изге Рухны кабул итәрсез.
Барлык пәйгамбәрләр, Аңа иман итүче һәркем Аның исеме аркылы гѳнаһларының кичерелүен алыр дип, Аның хакында сѳйләделәр, – диде Петер.
Ә инде үзен генә яратып, хакыйкатькә буйсынмыйча, явызлык артыннан баручылар ѳстенә Аллаһы Үз ачуын һәм ярсуын тѳшерәчәк.
без исә хачка кадакланган Мәсих турында игълан итәбез, ә бу – яһүдләр ѳчен абыну ташы, греклар ѳчен – акылсызлык.
һәм минем белән бергә булган барлык имандашлардан Гәләтиядәге иман итүчеләр бердәмлекләренә сәлам.
Сез иманда яхшы яши идегез; сезгә хакыйкатькә буйсынырга кем комачаулады икән?