Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Аталарыбызның Аллаһысы сез агачка кадаклатып үтергән Гайсәне үледән терелтте. Кешелек табигате кѳчсез булганга, канун башкара алмаганны Аллаһы Үзе башкарды. Гѳнаһлы кешегә охшашлы рәвештә, Ул Үзенең Улын гѳнаһ ѳчен корбан итәргә җибәреп, кешедә гѳнаһны хѳкем итте. Без Мәсих белән берләшүдә Аллаһының хаклыгын уртаклашсын ѳчен, Ул безнең хакка Гѳнаһсыз ѳстенә гѳнаһларыбызны салды. Әмма Аллаһы, билгеләнгән вакыт җиткәч, хатын-кыздан туган, яһүдләр канунына буйсына торган Улын җибәрде. Аллаһының Улы, канун астында булганнарны йолып, аларны Аллаһы балалары итү ѳчен килде. Без Мәсихтә, Аның каны аша йолып алынабыз, димәк, гѳнаһларыбыз кичерелә. Менә шундый чиксез Аллаһының мәрхәмәте. Гѳнаһлардан арындырып, дѳреслек ѳчен яшәсеннәр дип, Ул безнең гѳнаһларыбызны Үз тәнендә хачка күтәрде. Сез Аның яралары белән савыктырылдыгыз.
Выбор основного перевода