Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
К Ефесянам
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Инде кыскача язып киткәнемчә, Аллаһы миңа серен ачып, Үзенең ниятен белдерде. Сез, язганнарымны укып, Мәсихнең серен ни рәвешле аңлавымны күз алдына китерә алырсыз. Әүвәлге заманнарда бу сер кешеләргә мәгълүм ителмәде. Хәзер исә Аллаһы аны Рух аркылы изге рәсүлләренә һәм пәйгамбәрләренә ачып бирде. Бу сер шуннан гыйбарәт: Мәсих Гайсә бәрабәренә, Яхшы хәбәр аркылы яһүдләр белән бергә яһүд булмаганнар да – варисташлар, бер тәннең әгъзалары һәм Аллаһы биргән вәгъдәне уртаклашучылар. һәм Аллаһы серенең ничек тормышка ашуын һәммәсенә ачыклау хѳрмәте бирелде. Һәрнәрсәне бар иткән Аллаһы бу серне иң баштан ук яшереп тоткан иде. Бу сүз – гасырлардан һәм нәселләрдән бирле яшерен сер, хәзер исә ул Аның изгеләренә ачылды. Халыклар арасында Аллаһы бу сернең бай һәм данлы булуын белдерергә теләде. Бу сер: Мәсих – сездә, Ул – Аллаһы данын уртаклашу ѳчен ѳметегез!
К Ефесянам
1 2 3 4 5 6
Выбор основного перевода