Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
К Ефесянам
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Ул әйтте:– Вакыт җитте! Аллаһы Патшалыгы якынлашты! Тәүбә итегез һәм Яхшы хәбәргә иман итегез! Әмма Аллаһы, билгеләнгән вакыт җиткәч, хатын-кыздан туган, яһүдләр канунына буйсына торган Улын җибәрде. Аллаһының Улы, канун астында булганнарны йолып, аларны Аллаһы балалары итү ѳчен килде. чѳнки күктә һәм җирдә булган, күренгән һәм күренмәгәннәрнең һәммәсе Аның аркылы яратылган: җитәкче кѳчләрме, ѳстен кѳчләрме, башлыклармы, хакимлекләрме – барысы Аның аша һәм Аның ѳчен яратылган. Шулай итеп, Аның аркылы, Аның хачта түгелгән каны белән тынычлык урнаштырып, җирдә һәм күктә булган һәр нәрсәне Аның аша Үзе белән татуландыруны мәгъкуль күрде.
К Ефесянам
1 2 3 4 5 6
Выбор основного перевода