Шулай дигәннән соң Раббы Гайсә, күккә алынып, Аллаһының уң ягына утырды.
Әмма Аллаһы, үлем богауларын ѳзеп, Гайсәне үледән терелтте, чѳнки үлем Аны тотып кала алмады.
Аның Улы – Аллаһының даны чәчкән яктылык вә Аллаһының тѳп-тѳгәл чагылышы. Ул һәммә нәрсәне Үзенең кодрәтле сүзе белән тотып тора. Кешеләрне гѳнаһларыннан чистарткач, Ул күктә Мәһабәт Аллаһының уң ягына утырды.
Ул күккә ашты һәм Аллаһы янында иң мѳһим урында тора. Фәрештәләр белән бергә күктәге барлык хакимлекләр һәм кодрәтләр Аңа буйсынган.