Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
К Ефесянам
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Мине сез сайламадыгыз, бәлки Мин сезне сайладым: сез барып җимеш бирсен һәм җимешегез даими булсын дип, сезне билгеләп куйдым. Шулай итеп, Минем исемем белән Атадан нәрсә генә сорасагыз да, Ул аны сезгә бирәчәк. Һәрвакыт тыйнак, басынкы һәм сабыр булыгыз. Бер-берегезгә мәхәббәт күрсәтеп, түземле булыгыз. Киресенчә, хакыйкатьне мәхәббәт белән сѳйләп, Аңарга, тәннең Башы булган Мәсихкә, ярашлы рәвештә һәрьяклап үсик. Аннан, тәннең һәр әгъзасы үзенә тиешле эш башкарганда, бер-берсен беркетүче һәр сеңер ярдәмендә берләшеп, бѳтен тән үсә һәм үз-үзен мәхәббәт ярдәмендә ныгыта. хәзер Үз алдында изге, кимчелексез һәм гаепсез итеп күрсәтү ѳчен, Улының тәне аркылы, Аның үлеме аша Үзе белән татулаштырды. Аллаһы кылган эшләребез аркасында түгел, бәлки Үзенең нияте һәм мәрхәмәте нигезендә коткарып, безне изге тормышка чакырган. Ул безгә бу мәрхәмәтне вакыт башланганчы ук Мәсих Гайсә аркылы биргән,
К Ефесянам
1 2 3 4 5 6
Выбор основного перевода