Чѳнки Ул зәгыйфьлектә хачка кадакланган булса да, Аллаһы кодрәте белән яши. Шулай ук без дә Аның белән берләшүдә кѳчсез булсак та, Аллаһы кодрәте ярдәмендә, сезнең файдагыз ѳчен, Аның белән бергә яшәячәкбез.
Ниһаять, Раббы белән тыгыз бәйләнештә булуыгыз аркылы һәм Аның кодрәтенең кѳче белән ныгыгыз.
Сез чыдам һәм сабыр булсын ѳчен Аның искиткеч бѳек кодрәте сезне һәртѳрле куәттә ныгытсын.
Бу максатка ирешү ѳчен, Мәсихнең миндә куәтле хәрәкәт итүче кѳче белән, үземне кызганмыйча, мин бу авыр хезмәтне башкарам.