Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
К Ефесянам
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Ә Аны кабул итеп, Аңа иман китерүчеләргә Ул Аллаһы балалары булырга хокук бирде. Чѳнки, Аллаһы Улы күп санлы туганнары арасында беренче туган Угыл булсын ѳчен, Аллаһы алдан кемнәрне сайлаган булса, шуларны ук Үз Улына охшаш булырга алдан билгеләде дә. Ә кемнәрне алдан билгеләгән булса, Ул шуларны чакырды; кемнәрне чакырган булса, шуларны аклады; һәм кемнәрне аклаган булса, шуларга Үзенең бѳеклеген уртаклашырга мѳмкинлек бирде. Моңа нәрсә әйтергә соң? Аллаһы безнең яклы икән, кем безгә каршы була ала соң? Үзенең Улын кызганмыйча, Аны безнең һәммәбез ѳчен биргән Аллаһы, Аның белән бергә һәрнәрсәне безгә бүләк итеп бирмәс микәнни?
К Ефесянам
1 2 3 4 5 6
Выбор основного перевода