Аллаһының Изге Рухын кайгыга салмагыз, чѳнки сезне йолып алу кѳне ѳчен сугылган мѳһер – нәкъ Ул.
Иманыбызның һәм мәхәббәтегезнең сәбәбе – сезнең ѳчен күкләрдә саклап тотыла торган ѳмет. Бу ѳмет турында сез элек Яхшы хәбәрнең хак сүзендә ишеткән идегез.
Сезгә килеп җиткән бу Яхшы хәбәр, сез Аллаһы мәрхәмәтенең чынлыкта ничек булуын аңлаган кѳннән бирле арагызда ничек булса, бѳтен дѳньяда да шулай зур уңыш китерә һәм тарала.