Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
К Ефесянам
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Ә Яхъя тарафыннан чумдырылмаган фарисейләр һәм канун укытучылары Аллаһының үзләренә карата булган ихтыярын кире кактылар. Чынлап та, Һируд һәм Понти Пилат, мәҗүсиләр һәм Исраил халкы белән бергә, Син май сѳрткән Изге Хезмәтчең Гайсәгә каршы, Синең кодрәтең һәм ихтыярың белән булачагы алдан билгеләнгән эшләрне гамәлгә кую ѳчен бу шәһәргә җыелдылар. Белгәнебезчә, Аллаһыны сѳючеләргә, Аның нияте буенча чакырылганнарга яхшылык булсын ѳчен һәрнәрсә ярдәм итә. Игезәкләр әле туганчы һәм бернинди яхшылык та, яманлык та эшләргә ѳлгергәнче үк Аллаһы Рабигага: «Зурысы кечесенә хезмәт итәчәк», – дигән. Ул моның белән Үзенең сайлап алу турындагы ниятенең хәерле эшләргә түгел, бәлки чакыручы Аллаһыга бәйле булуын күрсәткән. Аллаһы моны иң баштан ук булган нияте буенча башкарды. Бу ниятне Ул Раббыбыз Мәсих Гайсә аша тормышка ашырган иде. Сезне яктылык патшалыгында Үз халкы ѳчен саклаган бүләктән ѳлеш алырга яраклы иткән Атага сез сѳенеп рәхмәт әйтегез.
К Ефесянам
1 2 3 4 5 6
Выбор основного перевода