Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
К Ефесянам
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
чѳнки барысы да гѳнаһ кылдылар һәм Аллаһының даныннан мәхрүм калдылар. Ә алар Аның мәрхәмәте белән, үзләрен йолып алучы Мәсих Гайсә аша, Аллаһы тарафыннан түләүсез акланалар. Аллаһы Гайсәне, Аның үлеме аша Гайсәгә иман итүчеләрнең гѳнаһлары кичерелсен ѳчен, Аллаһы белән татулаштыручы, кичерү алып килүче корбан итеп билгеләп куйды. Шулай эшләп, элек кылынган гѳнаһлар ѳчен җәза бирмичә, Ул, зур сабырлык күрсәтеп, Үзенең хаклыгын раслады. Ул моны Мәсих Гайсә аша безгә карата булган игелеге белән Үз мәрхәмәтенең чиксез байлыгын киләчәк гасырларда күрсәтү ѳчен эшләде. Миңа, барлык изгеләр арасында иң әһәмиятсезенә, мондый бүләк – Мәсихнең чиксез байлыгын башка халыкларга белдерү Үз данының байлыгы белән, Үзенең Рухы аркылы эчке яктан сезгә ныгырга куәт бирсен, һәм Аның Улы аша без йолып алынабыз, димәк, гѳнаһларыбыз кичерелә. Иң изге урынга Мәсих кәҗә вә бозау каны белән түгел, ә бары бер мәртәбә Үз каны белән керде, кешеләргә мәңгелек котылу тәэмин итте. Болар кичерелгән икән, гѳнаһ ѳчен корбан бирүнең инде кирәге юк.
К Ефесянам
1 2 3 4 5 6
Выбор основного перевода