Сезнең атагыз – иблис, һәм сез атагызның теләкләрен үтәргә телисез. Ул баштан ук кеше үтерүче булып, хакыйкатьне тотмады һәм хәзер дә тотмый, чѳнки аңарда хакыйкать юк. Ул, ялган сѳйләгән вакытта, үзенекен сѳйли, чѳнки ул – ялганчы һәм ялганның атасы.
Аллаһы гѳнаһ кылган фәрештәләрне дә аямаган бит, бәлки, чылбырлар белән бәйләп, җәһәннәм караңгылыгына ташлаган: алар анда хѳкем кѳнен кѳтәләр.
Шулай итеп, Раббы Үзенә бирелгәннәрне сынаулардан ничек коткарырга, ә явызларны, җәза астында тотып, хѳкем кѳненә ничек сакларга икәнен белә.
Җанвар белән ялган пәйгамбәр ташланылган утлы һәм күкертле күлгә аларны алдаучы иблис тә ыргытылды. Алар анда кѳне-тѳне һәм мәңге газапланачаклар!