Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Иуды
1
Параллельные места
Сезгә әйтәм: әйтелгән һәр буш сүз ѳчен кешеләр кыямәт кѳнендә җавап бирәчәкләр. Адәм Улы Үзенең даны белән һәм Үзенең барлык фәрештәләре белән килгәч, шѳһрәтле тәхетенә утырачак. Шуны да беләбез: канун тәкъва кешеләр ѳчен түгел, бәлки канунсызлар һәм буйсынмаучылар, имансызлар һәм гѳнаһлылар, Аллаһыны да, изге нәрсәләрне дә ихтирам итмәүчеләр, атасын яки анасын үтерүчеләр һәм кеше үтерүчеләр ѳчен, Ул, дәһриләр белән киләчәктә ни буласын кисәтүче сабак итеп, Сәдүм һәм Гамура шәһәрләрен ут белән кѳлгә әйләндереп хѳкем иткән. Анда яшәгән азгыннарның әхлаксыз гамәлләреннән интеккән әхлаклы Лутны коткарган. Бу әхлакый кеше азгыннар арасында яшәгәндә, аларның әхлаксыз эшләрен күреп һәм ишетеп, чын күңеленнән кѳннән-кѳн газап чиккән. Шулай итеп, Раббы Үзенә бирелгәннәрне сынаулардан ничек коткарырга, ә явызларны, җәза астында тотып, хѳкем кѳненә ничек сакларга икәнен белә.
Иуды
1
Выбор основного перевода