Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Иуды
1
Параллельные места
Яхшы җимеш бирми торган һәр агачны кисеп, утка ташлыйлар. – Күктәге Атам тарафыннан утыртылмаган һәр үсенте тамыры белән йолкыначак, – диде Ул. – Сез бергә җыелган вакыт, чыннан да, әле Раббының кичке ашын ашау дигән сүз түгел. Чѳнки һәркем үз ризыгын башкалардан элегрәк ашарга ашыга, шулай итеп, кайберәүләр ач кала, кайберәүләр исерә. Ашарга һәм эчәргә сезнең ѳегез юкмы әллә? Әллә сез Аллаһы бердәмлеген санга сукмыйсызмы һәм мохтаҗларны кимсетәсезме? Нәрсә әйтергә сезгә? Моның ѳчен сезне мактаргамы? Юк, мактамыйм. Ул чакта инде без, мәкерле кешеләрнең хәйләсенә алданып, дулкыннар кѳймәне бер яктан икенче якка ыргыткандай һәм җил аны үзе белән алып киткәндәй, тѳрле ялган тәгълиматларга иярүче сабыйлар булмабыз. Алар үзләре китергән явызлыкларына явызлык әҗере алачаклар. Алар ѳчен хозурлык – кѳн яктылыгында мәҗлесләрдә комсызланып ашап-эчү. Сезнең мәҗлесләрегездә булганда, алар – пычрак һәм хурлыклы таплар, чѳнки алар үзләрен алдаучы ләззәтләргә биреләләр. Бу кешеләр – сусыз чишмәләр, кѳчле җил куып тараткан томан сыман. Алар ѳчен тирән караңгылыкта урын саклана.
Иуды
1
Выбор основного перевода