Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Иуды
1
Параллельные места
Нәрсә генә булмасын, Мәсих турындагы Яхшы хәбәргә лаеклы булып яшәгез. Шулай итсәгез, сезгә киләмме яки сезнең турыда ишетәмме, сезнең, бер тында нык торып, Яхшы хәбәргә иман хакына кулга-кул тотынып кѳрәшүегезне белермен. Тимуте улым, синең хакта элек сѳйләнгән пәйгамбәрлек сүзләре буенча, бу әмерне сиңа ышанып тапшырам: син, аларга таянып, яхшы сугышчы кебек кѳрәш. Иман кѳрәшен каһарманнарча алып бар, мәңгелек тормышка ия бул, чѳнки син шул мәңгелек тормышка чакырылдың һәм күп шаһитләр алдында үз иманыңны икърар иттең. Минем белән бер үк иманны уртаклашучы чын улым Титуска Ата Аллаһы вә Коткаручыбыз Мәсих Гайсәдән мәрхәмәт һәм иминлек булсын. Шул сәбәпле, иманыгызга игелек ѳстәү ѳчен, хәлегездән килгән бар нәрсәне эшләгез. Игелеккә белемне ѳстәгез; Чѳнки хаклык юлын танып белгәннән соң үзләренә бирелгән изге әмердән кире чигенүгә караганда, ул юлны бѳтенләй белмәүләре алар ѳчен яхшырак булган булыр иде.
Иуды
1
Выбор основного перевода