Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Иуды
1
Параллельные места
Кешелек табигате буенча яшәүчеләр Аллаһыга ярый алмыйлар. Әмма ләкин сездә Аллаһы Рухы яши икән, сез кешелек табигате буенча түгел, бәлки Рух буенча яши торган буласыз. Инде берәүдә Мәсих Рухы юк икән, димәк, ул Аныкы түгел. Имандашлар, сездән ялварып сорыйм: үзегез ѳйрәнгән тәгълиматка карата бүленеш китереп чыгаручылардан һәм дѳрес юлдан яздыруга сәбәп тудыручылардан сакланыгыз һәм алардан читләшегез. Үзендә Аллаһы Рухы булмаган кеше Аллаһы Рухы күрсәткәннәрне кабул итми, чѳнки аларны акылсызлык дип саный; ул аларны аңлый алмый, чѳнки болар турында Изге Рух ярдәме белән генә фикер йѳртергә мѳмкин. Кайберәүләр кебек, гыйбадәт кылу ѳчен бергә җыелудан баш тартмыйк, киресенчә, бер-беребезгә кѳч биреп, тагын да ныграк дәртләндереп торыйк, чѳнки Раббы кѳненең якынлашуын күреп торасыз. Андый зирәклек югарыдан түгел, ул дѳньяныкы; рухи түгел, ул җеннәрдән килә.
Иуды
1
Выбор основного перевода